news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановтан Кыргызстан белән Россия арасында һава юлы ачуда ярдәм сорыйлар

«Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумының пленар утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан Кыргызстан белән Россия арасында һава юлы ачуда булышлык күрсәтүләрен сорадылар. «Хәзерге вакытта Россия һәм Кыргызстан арасында даими йөк авиаэлемтәләре бөтенләй юк», – дип хәбәр итте «Кыргызстан-энергия» транспорт компаниясе директоры, «Болгар» бизнес клубы директор урынбасары, «Туган тел» татар-башкорт оешмасы вице-президенты Линар Мансуров.

«Бүген Кыргызстаннан төп йөк агымы автомобиль транспорты белән бара. Санкцияләр һәм күрше республикаларның дустанә булмаган сәясәте аркасында автотранспорт та зур проблемага әверелә. Күрше республикалар Россиягә баручы товарларның яңа төрләрен үткәрмәс өчен яңа киртәләр куя. Безнең Татарстан һәм Россия территориясенә Кыргызстанда җитештерелгән йөкләрне ташуга авиаэлемтәләр оештыру өчен уникаль мөмкинлек бар. Хәзерге вакытта Россия һәм Кыргызстан арасында даими йөк авиаэлемтәләре бөтенләй юк», – диде Линар Мансуров.

Аның сүзләренчә, БДБ илләренең соңгы саммитында Россия һәм Кыргызстан арасында атнага 28 рейс эшләтү турында килешкәннәр. «Татарстан аша йөк агымының бер өлешен юнәлтү мөмкинлеген кулдан ычкындырмаска кирәк», – ди Линар Мансуров. Ул Рөстәм Миңнехановтан бу эшкә теләктәшлек белдерүен сорады.

«Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Сездән Кыргызстан белән Россия арасында беренче йөк авиаэлемтәсен ачуда ярдәм итүегезне һәм кирәкле йөкләр күләмен җәлеп итү максатыннан кызыксынган ведомстволарга тиешле йөкләмәләр бирүегезне, шулай ук ташламалы шартларда склад биналарын бирү мөмкинлеген каравыгызны сорыйбыз. Сезнең теләсә нинди ярдәм – ул минималь транспорт тарифлары, бу үз чиратында йөк агымын арттырачак», – диде Линар Мансуров.

Шулай ук, ул Россия белән Кыргызстан арасында йөк ташу өчен һава юлын булдыру өчен сәбәпләр барлыгын да әйтте.

«Әлеге проектның төп уңай яклары – Татарстанда һәм Россиядә җитештерелгән продуктларны тиз арада сату, Татарстанда онлайн сәүдә үсеше, Кыргызстан аша башка илләргә Россия товарларын реэкспортлауны оештыру, Казан халыкара аэропортының йөкләнешен арттыру, Татарстан һәм Россия гражданнары ихтыяҗлары өчен яшәү өчен кирәкле товарларны, сирәк очрый торган дарулар һәм чималны тоткарлыксыз илтү дә», – диде Линар Мансуров.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100