news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә

Татарстан Рәисенең «Игелекле Татарстан» премиясе гамәлгә кертелә. Шулай ук, «Татарстан Республикасы үз иреклелек үсешенә керткән өлеш өчен» мактау билгесе дә кабул ителгән. Бу хакта Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда хәбәр итте.

Әлеге премияне хәйриячелек, иганәчелеккә өлеш керткән өчен бирәчәкләр.

«Авыр вакытлар җәмәгатьчелекне берләштерде. Татарстанлылар хәрбиләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, фронт өчен гуманитар ярдәм туплый. Бар кешегә дә шушы мөһим эш өчен рәхмәт», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бу бүләкләр ярдәмгә ашкынып торган, актив гражданлык позициясе күрсәткән кешеләргә биреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot