news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасын туры трансляциядә карап була

Татарстан Рәисенең Дәүләт Советына юлламасын туры трансляциядә карап була
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның республика Дәүләт Советына юлламасын туры трансляциядә карап була.

Чыгышны «ТНВ» каналы күрсәтә.

Татарстан лидерының мөрәҗәгате Татарстан Дәүләт Советы депутатларының 46 нчы утырышы кысаларында уза. Анда Дәүләт Думасы депутатлары, сенаторлар, Татарстан Хөкүмәте әгъзалары, шулай ук республика муниципаль районнары лидерлары, министрлык һәм ведомство башлыклары чакырылган.

Исегезгә төшерәбез, Рөстәм Миңнехановның Татарстан Дәүләт Советына беренче мөрәҗәгате 2010 елның 13 октябрендә булды. Шул вакыттан бирле чара ел саен үткәрелә. Анда узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясала, хакимиятнең барлык дәрәҗәләре өчен план куела, шулай ук республика үсеше өчен төп юнәлешләр билгеләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100