Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисенең 150 миллион сумнан артык грантларына конкурс башлана
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
ТР Коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларга ярдәм итү буенча ресурс үзәге Татарстан Республикасы Рәисенең 2024 елда гражданнар җәмгыятен үстерүгә грантлары конкурсын игълан итте – конкурсның гомуми бюджеты 159 676 434 сумны тәшкил итә.
Конкурсның максаты – гражданнар җәмгыятен үстерүдә катнашучы коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмаларны дәүләт ярдәме белән тәэмин итү.
Конкурсның бурычлары:
- Татарстан Республикасында дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы Президентының 2021 елның 29 декабрендәге ПУ-1002 номерлы «Гражданнар җәмгыятен үстерүгә бирелә торган Татарстан Республикасы грантлары турында» Указында күрсәтелгән конкурс юнәлешләре буенча конкурста катнашучыларның гражданнар өчен яшәү шартлары тудыру һәм аларның тормыш сыйфатын яхшырту максатларында үзара хезмәттәшлеге формаларын гамәлгә ашыру;
- гражданнар җәмгыяте институтларын үстерүдә конкурста катнашучыларның ролен арттыру;
- конкурста катнашучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү һәм аларның социаль әһәмияткә ия эшчәнлеген үстерү.
Катнашу шартлары, шулай ук конкурсны үткәрү этаплары һәм сроклары турында тулырак грантытатарстана.рф сайтында белергә була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз