news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисенә Фәннәр академиясе каршында ачык һавада музей булдыруны тәкъдим иттеләр

Татарстан Рәисенә Фәннәр академиясе каршында ачык һавада музей булдыруны тәкъдим иттеләр
Салават Камалетдинов

ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры урынбасары Олег Хисамов ТР Фәннәр академиясе каршында ачык һавада Татарстан галимнәренең фәнни казанышларын күрсәтерлек интерактив музей булдыруны тәкъдим итте.

Бу хакта ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның татар зыялылары белән очрашуында әйтте.

«Бауман урамында Фәннәр академиясе урнашкан урында шундый музейны эшләп булмасмы икән? Бу Татарстанны тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәрү булыр иде. Казан халкына да, кунакларга да кызыклы булыр иде», – диде Олег Хисамов.

Рөстәм Миңнехановка, ул музей интерактив формада ел дәвамында көндез дә, төнлә дә эшләп тора торган булачак, дип аңлаттылар.

«Бауман урамында туристлар, шәһәрдә яшәүчеләр, башкала кунаклары килеп күрерлек музейны ничек төзергә, тәкъдимнәр кертегез», – диде Татарстан Рәисе һәм башка илләрдә дә шундый музейлар тәҗрибәсен өйрәнергә кушты. 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100