Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисен сайлауга килүчеләр саны 75,85 процент булган
Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда 2 230 248 сайлаучы, ягъни төбәк сайлаучыларының гомуми саныннан 75,85 проценты катнашкан. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстанда сайлау бюллетеньнәренең 100 проценты эшкәртелгән. Республиканың барлык 2752 участок сайлау комиссиясе дә ТР Рәисен сайлауда тавыш бирү нәтиҗәләре турында хисап тотты. Территориаль сайлау комиссияләре Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә тавыш бирү нәтиҗәләре турындагы беркетмәләрне тулы күләмдә тапшырды.
Беркетмәләрнең 100 процентын эшкәрткәннән соң сайлауларның якынча нәтиҗәләре:
- Рөстәм Миңнеханов – 88,09 процент;
- Хафиз Миргалимов – 4,97 процент;
- Виталий Смирнов – 1,90 процент;
- Руслан Йосыпов – 4,20 процент.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе 16 сентябрьдә утырыш үткәрергә планлаштыра, анда Татарстан Рәисен сайлау нәтиҗәләре турында карар кабул ителәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз