news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисен сайлауларда хокук бозулар булмаган

16 сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Татарстан күзәтчеләре сайлау нәтиҗәләренә тәэсир итә алырлык бернинди хокук бозу очраклары да теркәмәгән. Бу хакта бүген Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева Россия Иҗтимагый палатасы белән видеоконференция режимындагы киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.

«Республика дус-тату булып тавыш бирә. Һәр өч сәгать саен бездә муниципаль иҗтимагый берәмлекләр белән интернет-элемтә була. Без урыннарда тавыш бирүнең ничек узуы турында хәбәрдар. Сайлаучыларның 70 проценттан артыгы тавыш биргән район-шәһәрләр бар. Күзәтчеләр урыннарда дустанә вазгыять булуын терки», – дип сөйләгән ул.

Россиянең тавыш бирүне иҗтимагый контрольдә тоту үзәге вәкилләре белән сөйләшкәндә, Зилә Вәлиева Татарстанның ситуация үзәгендә Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан бүлекчәсе әгъзалары, шулай ук яңа эшли башлаган юристлар эшләвен әйтте.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутаты һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайлана.

Татарстан Рәисен сайлауда дүрт кандидат катнаша (алфавит тәртибендә): Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда катнашучыларның рекордлы саны теркәлгән – 11,4 меңнән артык кандидат. Алар арасында төп партияләр вәкилләре һәм үз-үзен тәкъдим итүче буларак катнашучы 2,6 меңнән артык кеше бар.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылды. Участоклар 7:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны уза. Ул 22:00 сәгатькә тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot