Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисен сайлауга бюллетеньнәр тәүлек буе бастырылачак
Бүген иртән Казанда «Идел-Пресс» нәшриятында ТР Рәисе сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәрен бастыра башладылар һәм ул дүрт көн дәвамында тәүлек буе дәвам итәчәк. Бу хакта журналистларга бүген «Идел-Пресс» генераль директоры Әнәс Әскәров хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова.
«Татарстан Рәисен сайлау бюллетеньнәренә 18 тонна кәгазь, 150 кг буяу, шул исәптән махсус буяу тотылачак. Бюллетеньнәр бастырылганнан соң сортларга аеруга, аннары кисүгә һәм төргәкләргә җибәреләчәк», – диде ул.
Татарстан Рәисен сайлауга 2 923 100 бюллетень әзерләнәчәк, бу республикадагы сайлаучылар санына туры килә. Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексларыннан (КОИБ) файдаланып тавыш бирү өчен 93 900 данә каралган. Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә басылачак, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырылачак.
«Тиз арада бөтен эшне башкарып чыгарбыз дип өметләнәбез», - диде Әнәс Аскаров.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз