Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисен сайлауга бюллетеньнәр бастыру башланды
Бүген иртән Казанда «Идел-Пресс» нәшриятында ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев катнашында Татарстан Рәисе сайлауларында тавыш бирү бюллетеньнәре бастырыла башлады. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Наталья Рыбакова яза.
«Бүген бездә бик җаваплы процедура. ТР Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә Татарстан Рәисен сайлауга бюллетеньнәр бастыра башлыйбыз. 2 923 100 бюллетень булачак. Бу республикадагы сайлаучылар санына туры килә. Искәртик, бездә сайлаучылар 2 523 096. Әмма без бракның минималь процент булачагын аңлыйбыз», - дип хәбәр итте Кондратьев журналистларга бюллетеньнәр бастырыла торган цехта.
Бюллетеньнәр ике дәүләт телендә – рус һәм татар телләрендә бастырыла, кандидатларның фамилияләре алфавит тәртибендә урнаштырылган.
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»
«Сайлау бюллетеньнәрен без «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексыннан башка бастыра алмас идек, моның өчен аларга зур рәхмәт. 10 сентябрьгә кадәр бюллетеньнәр сак белән һәр территория комиссиясенә, һәр сайлау участогына илтеп җиткерәчәкбез», - дип өстәде Кондратьев.
18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлауларга округ сайлаучылары саны буенча 53 400 бюллетень әзерләнәчәк.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Руслан Йосыповны (ЛДПР), Виталий Смирновны (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) сайлауларда кандидат итеп теркәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз