news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар күрсәтү тәмамланды

Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар күрсәтү тәмамланды
Фото: ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте

Бүген 18 сәгатьтә Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда сәяси партияләр тарафыннан күрсәтелгән кандидатлардан документлар кабул итү тәмамланды. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенә үз документларын тәкъдим итүчеләр:

- Руслан Йосыпов - ЛДПР;

- Рөстәм Миңнеханов – «Бердәм Россия»;

- Хафиз Миргалимов - КПРФ;

- Виталий Смирнов - «Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе».

«Кандидатлар тәкъдим итү - бөтен сайлау кампаниясенең бик мөһим оештыру этабы. Анда катнашучыларның баштагы даирәсен формалаштыру тәмамланды. Киләсе адым – кандидатларны теркәү», – дип искәртте ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Төбәк сайлауларында кандидатлар теркәлү өчен документларны 30 июльгә кадәр тапшыра. Республика халкы Татарстан Рәисен 14 сентябрьдә сайлаячак.

Шул ук көнне республикада Мәләкәс сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына өстәмә сайлау узачак һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot