Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисен сайлау 14 сентябрьгә билгеләнгән
Татарстан Рәисен сайлауны бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә үткәрү ниятләнә. Сайлауларны билгеләү турындагы карар проектын бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында хупладылар. Карар парламентның якындагы утырышында кабул ителәчәк.
Быелның сентябрендә Татарстан Рәисенең вәкаләтләре срогы тәмамлана, дип хәбәр итте парламент комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин.
«Федераль законнар һәм ТР Сайлау кодексы нигезендә, республиканың дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда тавыш бирү көне - бу органнарның вәкаләтләре сроклары тәмамлана торган сентябрьнең икенче якшәмбесе», – дип ачыклык кертте ул.
Хәбибуллин әйтүенчә, ТР Конституциясе һәм Татарстан Сайлау кодексы буенча республика Рәисен сайлау ТР Дәүләт Советы тарафыннан билгеләнә. Аның сүзләренчә, закон нигезендә сайлауларны билгеләү турындагы карар тавыш бирү көненә кадәр йөз көннән дә иртәрәк һәм 90 көннән дә соңга калмыйча кабул ителергә тиеш. Бу очракта - 5 июньнән 15 июньгә кадәр.
Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстан халкы республика Рәисен, 7,5 меңнән артык җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатын һәм ТР Дәүләт Советының бер депутатын сайлаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз