news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татар-информ»ны 35 еллык юбилее белән котлады
Фото: «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан Рәисе ярдәмчесе Олеся Балтусова «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгын 35 еллык юбилее белән котлады.

Балтусова 2005 елда агентлыкта Рәшит Галәмов (2004-2005 елларда «Татар-информ» генераль директоры) җитәкчелегендә мониторинг бүлеге мөхәррире булып эшләгәнен искәртте. Ул вакытта дүрт кешедән торган команда халыкара, федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге төрле телләрдәге хәбәрләрне анализлаган.

«Без җәен таң атканда, сәгать дүртләрдә тора идек. Миславский урамы, 14нче йорт адресында урнашкан редакциягә килә һәм цивилизация үсешендә безнең хөкүмәтнең катнашын мониторинглый башлый идек. Иртәнге 10 сәгатькә мониторинг хөкүмәт матбугат хезмәтләренә таратыла һәм республика җитәкчелеге өстәленә китерелә иде», - дип истәлекләре белән уртаклашты Балтусова.

Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе агентлык белән хезмәттәшлеген бүген дә дәвам итүен билгеләп үтте.

«Агентлык «Том Сойер Фест» тарихи мохитне яңарту хәрәкәте буенча эшләребезне һәрвакыт хуплый, мирасны алга этәрә», – диде Балтусова.

Ул «Татар-информ»га алга таба үсүен теләде. Яшь журналистлар әзерләгән текстларның сыйфатына игътибарлы булу һәм фактларны тикшерү мөһим, дип билгеләп үтте Балтусова.

news_right_1
news_right_2
news_bot