news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе: Хатын-кызлар үз вазифаларына таләпчәнрәк карый

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика массакүләм мәгълүмат чараларында эшләүче хатын-кызлар белән традицион очрашуда хатын-кызларның үз вазифаларына таләпчәнрәк карауларын билгеләп үтте.  Татарстан җитәкчесе сүзләренчә, бүгенге көндә хатын-кызлар күп төрле өлкәләрдә хезмәт куя. 

“Ир-атлар җитәкче вазифаларда яхшы эшли, ә менә гади эшләрдә хатын-кызлардан күпкә калышалар. Чөнки хатын–кызлар үзләренә таләпчәнрәк һәм үҗәтрәк. Бу безнең эшебездә бик нык ярдәм итә”, - диде ул.   

Рөстәм Миңнеханов бүгенге шартларда массакүләм мәгълүмат чаралары башкарган эшнең хакимият өчен бик мөһим булуын әйтте.

«Куйган бурычларыбыз һәм максатларыбыз массакүләм мәгълүмат чаралары аша да тормышка ашырыла. Безнең эштәге җитешсезлекләребезне һәм уңай вакыйгаларны яктыртуда сезнең өлеш бик зур. Халык белән эшләүнең моннан да нәтиҗәлерәк ысулы юк», - диде ул.   

Рөстәм Миңнеханов җаваплы чор - махсус операция үткәрелгән чорда яшәвебезне билгеләп үтте. «Безгә кадәр шартлаган тавышлар килеп җитмәсә дә, бүген көндә күп кенә хезмәттәшләребез, дусларыбыз анда ил өчен мөһим бурычларны хәл итүдә катнаша», - диде ул. 

Татарстан Рәисе барлык журналистларга тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте, матбугат өлкәсендә казанышларга лаек булган алдынгы журналистларга бүләкләр тапшырды. 

Кремльдә узган очрашу концерт форматында дәвам итте. Гүзәл затларны бәйрәм белән Казан филармониясе солистлары – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Артур Минһаҗев, Илгиз Шәйхразиев һәм Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев котлады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100