news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара текбол федерациясе рәисе Виктор Хусар белән очрашты. Бу хакта Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Текбол футбол элементлары булган өстәл теннисын хәтерләтә. Уенчылар арасында кәкерәйтелгән өстәл һәм футболны хәтерләткән туп урнашкан. Көндәшләр тупны өстәлнең капма-каршы ягына ыргытырга тиеш, ракеткалар урынына алар, кулларыннан башка, гәүдәләренең теләсә кайсы өлешен кулланалар.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Виктор Хусар республикада текболны үстерү өлешендә хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алышты.

ТР спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, бүген республикада текбол актив үсә, уку йортларында әлеге спорт төре белән шөгыльләнү өчен махсус өстәлләр куела.

news_right_1
news_right_2
news_bot