news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе узган төндәге БПЛА һөҗүменнән соң оператив киңәшмә үткәрде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов узган төндә БПЛА һөҗүмнәре сәбәпле, Татарстан Республикасы премьер-министры һәм вице-премьерлар белән оператив киңәшмә үткәрде. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Хөкүмәткә Түбән Камага дошман БПЛАлары һөҗүмендә зыян күрүчеләргә барлык кирәкле медицина ярдәмен күрсәтү буенча йөкләмәләр бирелде. Чаллыдан өстәмә медицина хезмәткәрләре бригадалары җибәрелде», - дип сөйләде Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук профильле хезмәтләргә һөҗүм нәтиҗәләрен оператив рәвештә бетерергә кушты.

news_right_1
news_right_2
news_bot