news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе: Үзебездә җитештерелгән продукция белән тышкы базарларга чыгу кирәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзебездә җитештерелгән продукцияне эшкәртү мөһимлеген әйтте. Бу хакта ул 2025 елга Татарстан парламентына еллык юлламасында сөйләде.

«Хәзер республикада савыла торган сөтнең 87 проценты эшкәртелә. Биш ел элек бу күрсәткеч 50 проценттан артык түгел иде. Хәзер ит, үсемлекчелек продукциясен эшкәртүне киңәйтү кирәк. Тышкы базарларга чыгу мөһим», – диде республика Рәисе.

Аның сүзләренчә, Татарстан, бөртекле ашлыкны чит илләргә чыгаруда Идел буеның төп үзәге булсын өчен, бөтен шартлар тудырылган. «Бу юнәлештә берничә масштаблы проект гамәлгә ашырыла. «Август» компаниясе Бөгелмә районында елына 1 млн тоннага кадәр продукция кабул итү һәм читкә чыгару буенча югары технологияле элеватор төзи», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул хәләл продукция экспортын киңәйтү буенча мөмкинлекләр күп булуын әйтте. Хәләл продукция күләме былтыр 2 тапкыр диярлек арткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100