news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Үзәк банк вәкиле белән макроикътисади трендлар турында фикер алышты

Татарстан Рәисе Үзәк банк вәкиле белән макроикътисади трендлар турында фикер алышты
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисе урынбасары Алексей Заботкин белән очрашу уздырды. Бу хакта төбәк башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сөйләшүләр Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте йортындагы эш кабинетында узды. Яклар банк өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре, шулай ук макроикътисадның актуаль тенденцияләре турында фикер алышты.

Алексей Заботкин Казанга эш сәфәре белән килде. Кичә, 17 февральдә, ул макроикътисади тикшеренүләргә һәм икътисади анализның перспектив юнәлешләренә багышланган «Макромастерская Банка России» конференциясендә катнашты.

news_right_1
news_right_2
news_bot