news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә зыян күрүчеләр янына килде

Татарстан Рәисе Түбән Камада БПЛА һөҗүмендә зыян күрүчеләр янына килде
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә булды һәм БПЛА һөҗүмнәре нәтиҗәсендә зыян күргән пациентларның хәлен белеште. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Сәламәтлек саклау министрлыгы өстәмә медицина бригадалары оештырды. Барлык кирәкле ярдәм күрсәтелә. Ул зыян күрүчеләр белән сөйләште, тизрәк терелүләрен теләде. Табиблар һәр зыян күрүче турында мәгълүмат бирде», - диде Лилия Галимова.

Билгеле булганча, барлыгы 78 кеше ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, шуларның 25е хастаханәдә калдырылган. Чаллы хастаханәсенә китерелгән ике кеше авыр хәлдә, дип өстәде ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot