news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе: Төрки халыклар тарихын өйрәнүче белгечләрне әзерләү эшен дәвам итү кирәк

Татарстан Рәисе: Төрки халыклар тарихын өйрәнүче белгечләрне әзерләү эшен дәвам итү кирәк
Салават Камалетдинов

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төрки халыклар тарихын өйрәнүче белгечләрне әзерләү эшен дәвам итү кирәклеген билгеләп узды. Бу хакта бүген Кремльдә татар зыялылары белән очрашуда сөйләштеләр.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә КФУ базасында «Төрки халыклар тарихы» һәм «Төрки халыклар сәясәте һәм икътисады» юнәлешләре буенча белгечләр әзерләү программалары гамәлгә ашырыла. КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры урынбасары Раил Фәхретдинов моның өчен рәхмәтен җиткерде.

Белгечләр республика бюджеты хисабыннан әзерләнә. Ел саен һәр юнәлеш буенча 21 кеше кабул ителә. Барлыгы 312 белгеч инде әзерләнгән.

«Төрки илләр белән мөнәсәбәтләр шактый киңәйде, аеруча фән һәм мәгариф системасында. Бу уникаль программа. Росия күләмендә андый программалар юк. Бу белгечләр мәктәптә, дәүләт структураларында, Татарстанның республикалардагы, чит илләрдәге вәкиллекләрендә эшлиләр. Белгечләрнең бер төркеме аспирантурага керә. Аларны борынгы мирасны өйрәнү эшенә дә тартабыз. Диссертация темаларын да билгеләдек. Шушы ярдәм бетмәсен иде», – дип мөрәҗәгать итте Раил Фәхретдинов.

"Төрки илләр белән без тыгыз элемтәдә. Әлбәттә, безгә бу юнәлештә белгечләрне әзерләргә кирәк. Бу мәсьәләне контрольгә алу мөһим", - диде Рөстәм Миңнеханов.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot