news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе төгәл фәннәр буенча Бердәм имтиханны сайлаучылар кимүенә борчылуын әйтте

Татарстан Рәисе төгәл фәннәр буенча Бердәм имтиханны сайлаучылар кимүенә борчылуын әйтте
Фото: © "Татар-информ"

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төгәл фәннәр буенча Бердәм дәүләт имтиханын сайлаучылар кимүенә борчылуын белдерде

«Икътисад үсешенең мөһим факторларының берсе квалификацияле кадрлар белән тәэмин итү булып тора. Әлеге бурычны хәл икәндә барлык компонентларны искә алырга кирәк. Мәктәп эскәмиясеннән үк башлау зарур. Соңгы елларда борчулы күренеш күзәтелә: фәнни юнәлешләр буенча - профильле математика, физика, химиядән Бердәм дәүләт имтиханын сайлаучы укучылар саны кими», - диде Татарстан Рәисе.

Ул бу тенденцияне үзгәртү мөһимлеген ассызыклады. «Моның өчен һөнәри юнәлешләр буенча эш дөрес оештырылырга тиеш. Предприятиеләр катнашында укыту, балаларны иҗади, эзләнү, ачышлар эшчәнлегенә актив җәлеп итү кирәк. Бу эштә һөнәргә кызыксыну уята торган конкурс чараларына, чемпионат хәрәкәтенә зур урын бирелә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

news_right_1
news_right_2
news_bot