Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе төбәкара Росприроднадзорга бурычлар куйды
Соңгы 30 елда тулаем төбәк продукты өч мәртәбә арткан вакытта Татарстан атмосферага чыгарылган пычрак матдәләрне 25,6 процентка, пычрак су калдыкларын 68 процентка киметә алды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Иннополиста Россия Табигатьтән файдалану өлкәсендә федераль күзәтчелек хезмәте Идел-Кама төбәкара идарәсенең йомгаклау киңәшмәсендә хәбәр итте.
8 ел эчендә республикада барлыгы 107 млрд сумлык 1 362 табигатьне саклау чарасы үткәрелгән. Атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметү өчен республикада газ-мотор ягулыгы базарын үстерүнең электр зарядкалау инфраструктурасы челтәрен киңәйтү буенча эш дәвам итә.
Татарстан Рәисе шулай ук билгеләп үткәнчә, узган ел Россия Президенты Владимир Путин 2035 елга парник газларын чыгаруны 1990 елга карата 65-67 процентка кадәр киметү каралган указга кул куйган. Бу Россиянең 2060 елга углерод нейтральлегенә ирешүе өчен кирәк. Татарстанда 2021 елдан климат сәясәте һәм гармонияләштерү мәсьәләләре буенча эшче төркем төзелде, 2050 елга углерод нейтральлегенә ирешү буенча чаралар планы һәм климат үзгәрешләренә җайлашу планы эшләнде.
«Аларны гамәлгә ашыру сәнәгатьне алга таба модернизацияләү, икътисадның климат куркынычларына тотрыклылыгын арттыру өчен тиешле шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк», – дип ассызыклады Миңнеханов.
Миңнеханов мәгълүматлары буенча, актуаль бурычлар арасында халыкны сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, элек пычранган җирләрне рекультивацияләү мәсьәләләре кала. Каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсе аерым игътибар таләп итә.
«Һәм, әлбәттә, фактта эшкәртүнең җитәрлек дәрәҗәдә булмавы, сортларга аеру һәм тирән эшкәртү куәтләре кытлыгы», – дип өстәде Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз