Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Рәисе: Татарстанда Россия Президентын сайлауда югары активлык булыр дип ышанам
Киләсе елның язында Россия Федерациясе Президентын сайлау узачак. «Татарстанлылар сайлау кампаниясе барышында югары активлыгын күрсәтер һәм илкүләм лидерыбызның бүгенге курсына теләктәшлек күрсәтер дип ышанам», – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов парламентка еллык юлламасында.
«Безнең илгә килгән каршылыклар җәмгыятьнең берләшүенә өстәмә этәргеч булыр дип ышанам», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Шулай ук, ул киләсе елның сентябрендә республика Дәүләт Советының җиденче чакырылышы сайлап куелачагын искәртте.
«Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә Дәүләт Советы һәрвакыт республика һәм гражданнарның мәнфәгатьләрен кайгыртып, ышанычлы карарлар кабул итә», - диде Татарстан Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз