Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Сухумдагы Сабантуйда татар активистларын бүләкләде
Сухумда узучы Сабантуйда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Абхазиядәге татар иҗтимагый оешмалары активистларына дәүләт бүләкләре тапшырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татар милли мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә, шулай ук актив иҗтимагый эшчәнлек өчен, «Дуслык» җәмгыяте активистлары билгеләп үтелде.
«Фидакарь хезмәт өчен» медале белән «Дуслык» татар җәмгыяте әгъзасы Илалов Радик бүләкләнде. Аның күпьеллык һәм нәтиҗәле эшчәнлегенә югары бәя бирелде.
Моннан тыш, мәдәни тормышка зур өлеш керткән өчен, Татарстан Республикасы Рәисенең Рәхмәт хатлары белән «Дуслык» җәмгыяте рәисе урынбасары Мингалимова Сания һәм «Дуслык» җәмгыяте әгъзасы Рамазанов Ринат бүләкләнделәр.
Рәис Рөстәм Миңнеханов Абхазиядәге татар җәмгыятенә милли мирасны популярлаштыру өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз