Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Рәисе «Шәрыкъ базары» фестивале турында: Җыр - һәр халыкның кыйммәте
Бүген Казанда "Пирамида" сараенда "Шәрыкъ базары" фестивале гала-концерты бара. Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләде.
"Кадерле "Шәрыкъ базары" халыкара милли мәдәниятләр фестивалендә катнашучылар! Сезне кунакчыл Татарстан җирендә ихлас сәламлим.
Әле беренче халыкара төрки халыклар эстрадасы фестиваленең матур мизгелләре хәтердән җуелмаган. Иҗади форум быел - Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында үсеш алды. Бу республиканың этномәдәни төрлелекне, милләтара татулыкны саклауга мөнәсәбәтне ачык чагылдыра", - дип башлана Татарстан Рәисе сәламләве.
"Шәрыкъ базары борынгыдан төрле мәдәниятләр кушылган урын булган. Ул үзара хөрмәт һәм нәтиҗәле хезмәттәшлеккә нигезләнгән. Җыр - һәркем өчен аңлаешлы аралашу теле, теләсә кайсы халыкның кыйммәте", - дип билгеләп уза Рөстәм Миңнеханов.
Ул Казандагы фестиваль күпкырлы гуманитар багланышларны киңәйтү мәйданчыгы булуын искәртә. "Фестиваль төрки һәм шәрыкъ дөньясының тарихи элемтәләре, рухи-әхлакый кыйммәтләренең якынлыгына дәлил булыр дип ышанам", - дигән юллар бар сәламләүдә.
"Быел фестиваль 25 якын һәм ерак чит илдән 40 милләтне берләштергән, киләчәктә географиясе киңәер дип өметләнәм. Россия шәрыкъ базары фестивален оештыручыларга һәм катнашучыларга нәтиҗәле иҗат, лаеклы алкышлар, тамашачыларга дусларча аралашу телим", - дигән сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итә Рөстәм Миңнеханов.
"Төрле илләрдән төрле костюмнарда катнашучылар үз мәдәниятләренең илчеләре булып тора. Мәдәният - үзе бер дуслык күпере кебек. Әйдәгез, бу дуслыкны ныгытыйк, киләсе елда да сезне көтәбез", - дип тәмамлады Ирада Әюпова чыгышын.
Гала-концертта, шулай ук, Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Россиянең мәдәният министры Ольга Любимова исеменән дә сәламләү хатлары җиткерелде. "Шәрыкъ базары" фестивале милләтара дуслыкны ныгытуга йогынты ясавына ышанам", - диелә аның сәламләвендә.
Концертта Ваһапов фестивале лауреаты Сәйдә Мөхәммәтҗанова "Идел бит ул" җырын башкарды. Алга таба Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов, Марина Карпова һәм башкалар чыгыш ясады. Фидан Гафаровтан "Сиңа килдем, иркәм" җыры яңгырады, Фидан һәм Азамат Гафаровлар "Өфе юкәләре" җырын парлап башкарды.
Гала-концерт төрле милләт биюләре белән дәвам итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз