news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнаша

Татарстан Рәисе Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнаша
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербург халыкара икътисади форумы чараларында катнашу өчен Санкт-Петербургка килде, дип хәбәр иттеләр ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

Аның эш графигында – хезмәттәшләре, регион губернаторлары, зур компанияләр җитәкчеләре белән очрашулар, шулай ук килешүләргә кул кую.

Татарстан Республикасы гадәттәгечә ПМЭФ-2026да үз стендын тәкъдим итте, анда регионның сәнәгать һәм икътисади потенциалы белән танышырга мөмкин. 2026 елда форумның ил-кунагы – Согуд Гарәбстаны.

Хәбәр ителгәнчә, форум кырларында Миңнеханов Красноярск крае губернаторы Михаил Котюков белән очрашкан. Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, төбәкләр арасында товар әйләнеше бүген теләгәнчә зур түгел, – узган ел ул 14,5 млрд сум тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot