Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе «Шаньдун Хайспид» Кытай компаниясе белән хезмәттәшлек турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Шаньдун Хайспид» Кытай компаниясе җитәкчелеге белән очрашты. Очрашу «РОСТКИ» форумы кысаларында узды.
«Шаньдун Хайспид» – транспорт инфраструктурасы секторындагы Кытай дәүләт инвестиция компаниясе. Аның эшчәнлеге яңа энергетика тармагын үстерүгә, транспорт инфраструктурасына инвестицияләүгә һәм эксплуатацияләүгә, инженер-төзелеш һәм техник хезмәт күрсәтүгә, шулай ук банк хезмәтләрен күрсәтүгә нигезләнгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан, Россиянең алдынгы төбәкләренең берсе буларак, Россия белән Кытай арасындагы хезмәттәшлекне үстерүдә актив катнаша.
Республика Кытайның 8 провинциясе белән килешүләр һәм муниципаль берәмлекләр арасында берничә килешү имзалады. Пекинда Татарстанның сәүдә-икътисади вәкиллеге, ә Казанда Кытай Халык Республикасы Генераль консуллыгы эшли. Казан белән Кытай шәһәрләре арасында даими туры авиаэлемтә гамәлгә ашырыла.
«Шаньдун Хайспид» логистика һәм транспорт инфраструктурасы белән идарә итү өлкәсендә Кытайның иң зур компанияләренең берсе булып тора. Без «Бер пояс – бер юл» проектын гамәлгә ашыруда актив катнашабыз. Сезнең белгечләр безнең вәкилләр белән очрашты. Без хезмәттәшлегебезне үстерергә телибез», - диде республика Рәисе.
Кытай делегациясе башлыгы Цинь Хайфэн ассызыклаганча, Татарстан белән Шаньдун провинциясе арасында тыгыз хезмәттәшлек 18 ел дәвамында үсә: фән һәм мәгариф өлкәсендә уртак проектлар гамәлгә ашырыла, элемтәләр ныгый.
Әңгәмә барышында яклар уртак эш өчен иң перспектив юнәлешләр турында фикер алышты.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз