news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе сайлауларында катнашучы кандидатларга бушлай эфир вакытын бүлделәр

Татарстан Рәисе сайлауларында катнашучы кандидатларга бушлай эфир вакытын бүлделәр
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген «Московский» мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларында кандидатлар арасында Республика теле - һәм радиоканалларында бушлай эфир вакытын бүлү буенча җирәбә узды.

«Бүген Үзәк сайлау комиссиясе дәүләт телерадиоканаллары бирә торган түләүсез эфир вакытын җирәбә белән билгели. Без аңлыйбыз, бу вакыттан, 16 августтан, массакүләм мәгълүмат чараларында агитация чоры башлана. Ул 13 сентябрьдә 00:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. 13 сентябрь —Тынлык көне. Иң мөһиме һәм иң әһәмиятлесе, телевидениедә һәм радиоканалларда дәүләт гарантияли торган түләүсез эфир вакытына тигез хокуклар һәм мөмкинлекләр тәэмин итү», — дип белдерде ТР Үзәк сайлау комиссия рәисе Андрей Кондратьев журналистлар белән аралашканда.

Шулай ук спикер кандидатларга бирелә торган коммерция нигезендәге мөмкинлекне билгеләп үтте. «Моннан тыш, бушлай агитация мәйданнарын 84 басма бирә. Һәм бу хакта безгә алдан ук закон нигезендә хәбәр иттеләр. Шулай ук дәүләтнеке булмаган массакүләм мәгълүмат чаралары үз бәяләрен бирде, бу – 46 басма. Бу – кандидатларга бирелә торган коммерцияле реклама вакыты. Асылда, 6 телеканал, 15 радиостанция, 17 челтәр басмасы һәм 8 вакытлы матбугат басмасы», — диде Кондратьев.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе җирәбә гадел үтүенә өметләнүләрен әйтте.

«Биредә сәяси партияләр, безнең кандидатлар вәкилләре дә бар. Журналистлар да катнаша. Барысы да ачык һәм легитим үтәр, дип ышанабыз», — ди ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot