Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе сайлауларына якынча 3 млн бюллетень бастырылачак
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе Республика Рәисе сайлауларында кулланылачак бюллетеньнәрнең санын раслады. Барлыгы 2 923 100 бюллетень әзерләү планлаштырыла – бу Татарстан территориясендә теркәлгән сайлаучылар санына туры килә. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев билгеләп үткәнчә, бу карар алдагы сайлауларга әзерлекнең мөһим этабы булып тора. Ул хәбәр иткәнчә, якын арада комиссиянең чираттагы утырышында бюллетеньнең формасы һәм тексты расланачак. Шулай ук ул аларны әзерләү процессының элек расланган сайлау кампаниясенең календарь планы кысаларында узачагын ассызыклады.
Бюллетеньнәр тангир челтәрен дә кертеп, заманча саклану чараларын кулланып бастырылачак. Һәр нөсхәгә участок сайлау комиссиясенең ике әгъзасы имза куячак һәм мөһер сугылачак.
Татарстанда бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисе, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар һәм 18нче Мәләкәс бер мандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак.
Республика Үзәк сайлау комиссиясенә Татарстан Рәисе сайлауларында теркәлү өчен документларны Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Руслан Йосыпов (ЛДПР), Виталий Смирнов (Россия пенсионерларының «Социаль гаделлек өчен» партиясе) һәм Хафиз Миргалимов (КПРФ) тәкъдим итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз