news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Ростехнадзор җитәкчесе Александр Трембицкий белән очрашу уздырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Федераль экологик, технологик һәм атом күзәтчелеге хезмәте (Ростехнадзор) җитәкчесе Александр Трембицкий белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алар төбәктә сәнәгать иминлеген тәэмин итү буенча багланышлар мәсьәләләре буенча фикер алышты.

Трембицкий Казанга сәфәре кысаларында шулай ук Сәнәгать иминлеге буенча дәүләтара советның XXIII утырышында катнашачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot