Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәрби парадка ретро автомобильдә килде
Берничә минуттан Казанның Меңъеллык мәйданында Казан гаринзоны гаскәрләренең Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы парад башланачак.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев парадка ретро автомобильдә килде. Машинаның тәрәзә пыяласында Рөстәм Миңнехановның әтисенең бертуган абыйсы Галимҗан Миңнеханов фотосурәте куелган. Ул 1941 елның декабрендә Мәскәүне яклаганда һәлак була.
Парадта хезмәт коллективлары да катнаша.
Рәсми чыгышлардан һәм Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешеннән соң, Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Татарстанда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган театральләштерелгән эпилог булачак.
Бүген тантаналы чаралар Архангел, Арча зиратларында чәчәкләр салудан башланды. «Үлемсез полк» акциясендә күпләгән батырларның фотосурәтләрен күреп булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз