Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ураза гаете намазында катнашты

Бүген, Рамазан ае тәмамлану уңаеннан, республиканың барлык мәчетләрендә дә бәйрәм гыйбадәтләре узды. Казанда төп гает намазын «Мәрҗани» мәчетендә укыдылар. Мәчеттә бәйрәм намазын һәм Гает вәгазен Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин җитәкләде. Ураза гаетендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул бәйрәм намазына улы Искәндәр белән килгән иде.
Камил хәзрәт республика халкын Ураза гаете белән котлап, бүген тарихи көн булуын билгеләп үтте. «Газиз дин кардәшләрем, ничек кенә кызганыч булмасын, айларның солтаны – Рамазан ае, Рамазан мәдрәсәсе тәмам. Барыбызның да гыйбадәтләре һәм тырышлыклары кабул булсын! Иң мөһиме - без Рамазаннан үзебез өчен күп төрле сабаклар чыгардык, алар киләсе Рамазан җиткәнче онытылмасын иде», – диде ул.
Камил хәзрәт бәйрәм вәгазе вакытында Рамазан ае фазыйләтләре турында сөйләде. Ул үз чыгышында ул 2025 ел –Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар, Диния Нәзарәтендә Каһарманнар елы дип игълан ителүен, шулай ук Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелүен искә алды.
«Батырлар үзебезнең әби-бабалар арасында да күп. Аеруча Бөек Ватан сугышы елларында. Аларның батырлыклары – хәтеребезнең иң түрге урынында. Алар – изге әманәт кебек, алар турында без киләсе буыннарга җиткерергә тиеш. Сабак алсыннар өчен, Ватанның һәм тыныч тормышның кадерен белсеннәр өчен. Мөселманнарның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары – бихисап», – дип сөйләде Гает вәгазендә мөфти.
Бәйрәм вәгазе вакытында Камил хәзрәт Россия президенты Владимир Путиннан һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановтан килгән котлау хатларын укыды.
«Ураза гаете – олы бәйрәм», – дип, мөфти халыкны гает намазына чакырды. Гает намазыннан соң хөтбә укылды, дога кылынды. «Бәйрәмебез мөбәрак булсын!» – дип ассызыклап үтте мөфти.
Коръән аятьләрен Дубайдан дөньякүләм танылган мөселман галиме, дин белгече, Дубай халыкара Изге Коръән премиясенең (DIHQA) Коръән әзерләү комиссиясе башлыгы, Коръән хафиз, Мөхәммәд пәйгамбәрнең токымыннан булган Шәех Маъмун ар-Рави укыды. Аннан соң «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Равил Зөфәров Ураза гаете намазын күмәк дога кылу белән тәмамлады.

Татарстан Республикасы Рәисенең Матбугат хезмәте https://rais.tatarstan.ru/tat/
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз