Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов сайлауда югары активлык өчен рәхмәт белдерде
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкының сайлауда югары активлык күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Бу хакта ул Татарстан парламентына еллык юлламасында әйтте.
Республика җитәкчесе 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнары депутатларын сайлау узганын искәртте. Сайлауларда барлык сайлаучыларның дүрттән өче катнашты. Сайлау нәтиҗәләрен Татарстанның бөтен командасы эшенә бәя дип саныйм.
«Гражданнарга югары активлык һәм гражданлык позициясе өчен рәхмәтемне белдерәсем килә. Ә оппонентларга һәм төрле сәяси көч вәкилләренә тәкъдимнәре өчен рәхмәт. Без республика һәм илебез иминлеге хакына бергә эшләргә тиеш», – диде Татарстан Рәисе.
Ул сайлау кампаниясе барышында килеп ирешкән тәкъдимнәр республика һәм муниципаль программаларны гамәлгә ашырганда исәпкә алынырга тиешлеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз