news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне белән котлады

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле ватандашлар! Сезне ихластан дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан тәбрик итәм!

Әлеге истәлекле көн туган илебез, аның мең елдан артык тарихы, кабатланмас үзенчәлеккә ия бай мәдәнияте, фән өлкәсендәге казанышлары, барлык буын кешеләренең сугышчан һәм хәрби батырлыгы белән горурлану хисләре аша безне берләштерә.

Россия көнендә без Ватаныбызны саклаучыларга, туган җиребезнең данын яклаучыларга, аның бүгенгесен һәм киләчәген кайгыртучыларга, үзенең үрнәгендә башкаларны яңа җиңүләргә рухландыручыларга чиксез ихтирамыбызны белдерәбез.

Туган илебез гаять күптөрле, аның көче дә нәкъ менә шунда: гасырлар дәвамында гаҗәеп зур киңлекләрдә төрле милләт һәм дин вәкилләре дус-тату гомер итә, аларның һәммәсе өчен дә Россия көне гомум берләшү символыбулып тора. Шуңа да һәркем, бигрәк тә хәзерге катлаулы вәзгыять шартларында, туган җиребез язмышы өчен үзендә тирән җаваплылык тоя.

Бүгенге көндә күпмилләтле халыкның бердәмлегеаеруча фронтта ачык күренә, анда илебезнең төрле почмакларыннан килгән гаярь сугышчыларыбыз Югары Башкомандующий, Россия Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Ватаныбыз азатлыгы, гражданнарның иминлеге, киләчәк буыннарның тыныч тормышы хакына иңне-иңгә куеп фидакарьләрчә көрәшә. Без кыю каһарманнарыбыз белән горурланабыз, аларга һәрьяклы ярдәм күрсәтәбез һәм җиңү яулаячагыбызга ышанабыз!

Хөрмәтле татарстанлылар! Һичшиксез, Россиянең көчен һәм үсеш дәрәҗәсен аның иң зур байлыгы булган миллионлаган гражданнарының ирешкән уңышлары билгели.

Татарстан Республикасы илебезнең алдынгытөбәкләренәң берсе буларак, аның технологик алгарышын, оборона мөмкинлекләрен һәм куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, икътисадын һәм сәнәгатен үстерүгә саллы өлеш кертә.

Әлбәттә, бу казанышлар – татарстанлыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Әлеге күркәм бәйрәм уңаеннан сезгә илебез һәм туган республикабыз мәнфәгатьләрендә игелекле хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм.

Һәммәгезгә дә исәнлек-саулык, гаилә иминлеге һәм бәхет телим! Россия көне мөбарәк булсын!» – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot