news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Корбан гаете белән котлады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика халкын Корбан гаете белән котлады
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Кадерле Татарстан мөселманнары! Хөрмәтле ватандашлар!

Бу көннәрдә без һәр мөселман өчен изге Гайд әл-Әдханы – Корбан гаетен зурлап уздырабыз.

Хаҗ тәмамлануны белдергән, иң якты уй-ниятләр белән сугарылган бу мөкатдәс бәйрәм хәерле гамәлләргә бай. Ул һәрберебезне шәфкатьлелеккә, юмартлыкка һәм үзара ихтирамлы мөнәсәбәттә булырга өнди.

Ислам дөньясы җитди сынауларга дучар ителгән хәзерге вакытта бу олуг тантананың берләштерү көче тагын да ачыграк тоемлана.

Мәчетләр һәм храмнар янәшә торган Татарстанда гасырлар дәвамында мөселман, православие бәйрәмнәрен һәм башка дини бәйрәмнәрне төрле милләт һәм дин вәкилләре бергәлектә, дуслыкта һәм татулыкта билгеләп үтә. Россия халыклары бердәмлеге елында бу исә аеруча зур әһәмияткә ия.

Казан шәһәре ислам дөньясының мәдәни башкаласы дигән мәртәбәле исем алган елны без үзебезнең милли гореф-гадәтләребезгә, рухи хәзинәләребезгә тугрылык саклавыбызны белдерәбез, диннәр арасындагы элемтәләрне һәм милләтләр арасындагы хезмәттәшлекне үстерә барабыз.

Аллаһ Тәгалә ихлас күңелдән китергән корбаннарыбызны кабуллардан кылсын һәм үзенең чиксез мәрхәмәтеннән безне ташламасын!

Сезне чын йөрәктән Гайд әл-Әдха – Корбан гаете уңаеннан тәбрик итәм. Һәрберегезгә, гаиләләрегезгә, якыннарыгызга бәхет, тынычлык, игелек һәм иминлек телим!» – диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot