news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе: Репродуктив сәламәтлекне тикшерү проектын республикада тарату кирәк

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында медицина җәмәгатьчелеге алдында торган бурычларны әйтте. Ул репродуктив сәламәтлекне тикшерү буенча проектны бөтен республикага таратырга кушты.

«Төп өстенлекле бурычларның берсе – балалар тууны арттыру», – диде Татарстан Рәисе. Ул ел башында Россия Президенты Владимир Путин Марат Садыков исемендәге 7 нче шәһәр хастаханәсе каршында яңа перинаталь үзәк ачып киткәнен искәртте. Биредә елына 8 меңләп бала туа.

«10 муниципаль районда диспансеризациянең яңа юнәлеше – ир-ат һәм хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген бәяләү буенча пилот проект гамәлгә ашырыла. Бу проектны бөтен республикага тиражлау мөһим», – диде Миңнеханов.

«Кеше өчен иң зур байлык – аның гомере һәм сәламәтлеге. Яшәеш сыйфаты сагында медицина хезмәткәрләре җаваплы роль уйный. Табиб хезмәте – тирән белем, зур игътибар, сабырлык һәм чиксез игелек таләп итә торган фидакарьлек үрнәге. Барлык медицина учреждениеләре коллективларына үз эшләрен яратулары өчен рәхмәт белдерәсем килә», – диде Татарстан Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау тармагында заманча хастаханәләр төзелеше дәвам итүен әйтте. «Ел саен 100дән артык медицина учреждениесе төзекләндерелә. Шулай ук, авыруларны кисәтү буенча эш алып барыла», – диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100