news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Равил Әхмәтшинга Александр Невский орденын тапшырды

Татарстан Рәисе Равил Әхмәтшинга Александр Невский орденын тапшырды
Фото: Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Премьер-министры урынбасары – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга Александр Невский орденын тапшырды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы бүген Казан Кремлендә узды.

Равил Әхмәтшин Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2025 елның 21 июлендәге 506нчы Указы нигезендә бүләкләнде.

Татарстан Республикасы вице-премьеры - Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле югары дәүләт бүләгенә хезмәттә ирешкән уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot