Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләрне котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 187 номерлы күппрофильле лицейда 2024 елгы «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатларында җиңүчеләр, призерлар һәм остазлар белән очрашты.
«Мондый очрашулар күркәм традициягә әйләнүе сөендерә», – дип билгеләп үтте Рәис.
Узган елда катнашучылар республиканы лаеклы тәкъдим итте.
«Татарстан гадәттәгечә «Профессионаллар» хәрәкәтендә дә, «Абилимпикс» хәрәкәтендә дә алдынгы урыннарны яулады. Без һәрвакыт призлы өчлектә», - дип билгеләде Татарстан Мәгариф министрлыгы урынбасары Андрей Поминов.
«Профессионаллар» – һөнәри осталык буенча бөтенроссия чемпионат хәрәкәте. Узган елда Татарстан төп һәм индустриаль зачетларда 41 медаль яулады, шулар арасыннан 11 медаль – алтын.
«Абилимпикс» – инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләр арасында һөнәри осталык буенча милли чемпионат. Татарстанлылар гомумкоманда зачетында икенче урынны яулады. Республика барлыгы 66 медальгә лаек булды, шуларның 26сы – алтын.
Очрашу нәтиҗәләре нигезендә ике чемпионатның остазлары һәм катнашучылары бүләкләнде.
«Без сезнең белән горурланабыз. Сезнең казанышлар безне яңа җиңүләргә илһамландырачак, хәрәкәтне үстерүгә этәргеч бирәчәк, дип ышанам», - дип йомгаклады Рәис.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз