news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе: Почта хезмәткәрләренә ярдәм итү формалары турында уйлашырбыз

Татарстан Рәисе: Почта хезмәткәрләренә ярдәм итү формалары турында уйлашырбыз
Фото: rais.tatarstan.ru

Татарстанда почта системасына ярдәм формалары турында эзләнүләр бара. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов журналистлар белән очрашу вакытында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире соравына җавап итеп әйтте.

«Татарстанда, федераль яки региональ ведомство булуына карамастан, күп юнәлешләрдә ярдәм күрсәтелде - участковыйларга йортлар, ветеринария пунктлары, мәдәният йортлары ремонтланды. Ә почта хезмәте иң кимсетелгән юнәлеш булып кала, быел күп кенә почтальоннар эштән дә китте. Федераль структура булса да, бу өлкәдә ярдәм итү каралмаганмы? Почта бит ул социаль функция дә үти, шулай ук татар матбугатының 90 проценты почта аша таратыла, бу татар матбугатына да кире суга», - дип сорады Рәмис Латыйпов.

Татарстан Рәисе зур күләмдә булмаса да, федераль программа нигезендә почталарда ремонт баруын әйтте. Былтыр 14 булса, быел 30дан артык булган. Ул шулай ук бу проблемадан хәбәрдар булуын әйтте.

«Анда бик түбән хезмәт хакы һәм эшне оештыру югары дәрәҗәдә түгел. Ул безне бик борчый, бу федераль ведомство булса да, безнең республикада. Без аларга хатлар яздык. Нәрсә эшләп буласын уйлашырбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе почтага мөнәсәбәт югары дәрәҗәдә булырга тиеш дигән фикерен әйтте. «Элек почта махсус хезмәтләр дәрәҗәсендә булган - почта машиналары мигалка белән йөргән, аларны беренче чиратта уздырганнар. Почтага бөтенләй башкача караш булырга тиеш», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100