news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Питрәчтәге кошчылык фабрикасы проектына бәйсез экспертиза үткәрергә кушты

Татарстан Рәисе Питрәчтәге кошчылык фабрикасы проектына бәйсез экспертиза үткәрергә кушты
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Тогашево, Арышһазда, Ильинский, Көек, Богородский торак пунктлары янындагы участокта төзелергә тиешле кошчылык комплексы проектына бәйсез экспертиза үткәрергә кушты. Бу хакта республика Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Питрәч районы халкыннан Татарстан Рәисе исеменә кошчылык фабрикасы төзелешенә бәйле күпсанлы мөрәҗәгатьләр килгән. Шул сәбәпле, республика Хөкүмәте әлеге вазгыятьне тикшерү эшен башлап җибәргән.

Искәртеп узабыз, Татарстан буенча Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) элек бройлер чебиләрне үстерү цехының санитар-сак зонасы проекты санитар кагыйдәләргә туры килә, дип белдергән иде. Барлык таләпләр үтәлгән очракта, фабрика эшли башлагач, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Росприроднадзор) булачак комплексның эшчәнлеген контрольгә алачак.

«Ак Барс» комплексы вәкилләре әйтүенчә, кошчылык фабрикасы өчен чебиләрне идәндә үстерү технологиясе сайланган, бу биналар эчендә исне киметергә мөмкинлек бирә. Кош тизәге махсус җиһазланган бетон мәйданчыкта эшкәртеләчәк, бу да экологик нормаларны сакларга ярдәм итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot