news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе пилотсыз авиацияне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеахнов 2024 елгы «Профессионаллар» һәм «Абилимпикс» чемпионатлары призерлары белән очрашуда пилотсыз авиацияне өстенлекле юнәлешләрнең берсе дип атады.

«Узган елда безнең студентлар һәм мәктәп укучылары Россиядә иң яхшы дрон операторлары булды – гомуми зачетта беренче урынны яулады. Бу юнәлеш күпчелек тармакларда өстенлекле һәм тиз үсеш алучы юнәлешләрнең берсе булып тора», – диде Рәис.

Татарстаннан катнашучылар «Архипелаг 2024» дроннар ярышында шәхси һәм гомуми зачетларда берничә номинациядә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot