Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе нефть-газ тармагы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!»- диелә котлауда.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2026 ел Татарстан өчен аерым әһәмияткә ия – республика девон нефте ачылуга 80 ел тулуны билгеләп үтә. Аның сүзләренчә, бу вакыйга төбәк язмышын мәңгегә үзгәртте һәм сәнәгать үсешенә, яңа шәһәрләр төзүгә, нефть химиясен торгызуга һәм илнең иң көчле инженерлык мәктәпләренең берсен булдыруга көчле этәргеч булды.
Ул тармак ветераннарына аерым рәхмәт белдерде, нәкъ менә аларның фидакарь хезмәте, ныклыгы һәм туган якка мәхәббәте бүгенге казанышларның ышанычлы нигезен булдырды, дип ассызыклады.
«Сезнең профессиональлегегез, җаваплылыгыгыз һәм эшкә бирелгәнлегегез бу казанышларның нигезе булды», – дип белдерә Татарстан лидеры.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан илебездә алдынгы нефть-газ химиясе комплексына ия әйдәп баручы төбәкләрнең берсе.
«Бүген бу тармак киләчәккә ышаныч адымнар белән атлый. Заманча нефть-газ сәнәгате яңа чыганаклар эзләп табу белән генә чикләнми, ә югары технологияләр, цифрлы алымнар, тирән эшкәртү, экологик җаваплылык һәм даими рәвештә яңа инженерлык ысулларын эзләүне берләштерә. Татарстан илебездә алдынгы нефть-газ химиясе комплексына ия әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. Җитештерү тармагы белән фән һәм мәгариф арасындагы тыгыз бәйләнеш күп очракта бөтен тармакның үсешен билгели», – ди ул.
Миңнеханов тармак хезмәткәрләренә нык сәламәтлек, иминлек, яңа һөнәри уңышлар һәм иртәгесе көнгә ышаныч теләде.
«Сезнең хезмәтегез киләчәктә дә Татарстан Республикасының һәм бөек Ватаныбызның чәчәк атуына хезмәт итсен! Бәйрәм белән!» - диелә котлауда.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз