news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Рәисе Навои өлкәсе хокиме белән очрашты

Татарстан Рәисе Навои өлкәсе хокиме белән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Навои өлкәсендә булды һәм аның хокиме Нормат Турсунов белән очрашты. Ул төбәкләр арасындагы эшнең әһәмияте турында сөйләде, Навои өлкәсенең сизелерлек табигый ресурсларга ия икәнен, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы өлкәләре зур үсеш алуын билгеләп үтте. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Соңгы вакытта без Үзбәкстандагы партнерлар белән интенсив хезмәттәшлек итәбез. Яңа проектларга, мисал өчен, «Навои» ирекле икътисади зонасы территориясендә «Мастер» индустриаль паркын булдыру буенча яңа проектларга аерым игътибар бирәбез», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Нормат Турсунов проектны ил Президенты Шәүкәт Мирзиёевның хуплавын билгеләп үтте, шулай ук индустриаль паркны гамәлгә ашыруга шәхси игътибары өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.

Татарстан Рәисе эш сәфәре белән Үзбәкстанга килде. Ул яңа сәнәгать паркы мәйданчыгында булды, биредә аңа мәйданы 1 мең гектар тәшкил иткән объект территориясен үстерү буенча генераль планны тәкъдим иттеләр. Миңнеханов шулай ук Бохара өлкәсе хокиме Ботир Зарипов белән очрашты.

Фото: ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100