Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Рәисе: Махсус операциядәгеләргә ярдәм темасы күтәрелмәгән бер генә көн дә юк
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм темасы кузгатылмаган бер генә көн дә юк. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.
«Һәр көн бу хакта иртүк фикер алышабыз. Республика дәрәҗәсендә генә түгел, һәр муниципалитет, һәр торак пункт, һәр предприятие төрле дәрәҗәдә гуманитар ярдәм программасына җәлеп ителгән», – диде Миңнеханов.
Ул, шулай ук, республика шефлыгындагы шәһәрләр булуын искәртте. «Саклану сәнәгате комплексы тарафыннан Баш Командующий куйган бурычлар үтәлә. Мобилизацияләнгәннәр, контракттагыларга карата куелган бурычлар контрольдә. Безгә куелган бурычларны лаеклы үтәп киләбез», – дип белдерде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов чыгышы белән Татарстаннан булган Геройлар саны да ай саен арта баруын әйтте. Барлыгы 11 Герой бар, диде.
Татарстан Рәисе гуманитар йөк юллауда төрле компанияләр, физик затларның өлешен билгеләп узды. Ул район-шәһәр башлыклары да хәрби частьлар белән даими элемтәдә булуын әйтте. «Махсус хәрби операциядәге кешеләребез Россия дәүләте мәнфәгатьләрен яклый. Безгә каршы торган илләр дә бар, Россиянең куәтле булуын теләмиләр. Шулай да, без бөтен Россия халкы, шул исәптән, Татарстан да җиңү көтәбез, шул җиңү якынайсын өчен бөтенесен эшлибез», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз