Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе күп балалы аналарга дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан күп балалы аналарга дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантаналы чара Камал театрының яңа бинасында үтте.
Кунакларны бәйрәм белән котларга Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка рәсми затлар килгән иде.
Россия Президенты Указы белән «Ата-ана даны» орден медале белән 6 бала анасы Әлфия Вафина бүләкләнде. Әлфия Вафина Балтач районыннан, аның тормыш иптәше Рәдис Вафин махсус хәрби операция зонасында һәлак булган.
Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә «Ана даны» медале белән Апас районыннан 5 бала анасы Гөлия Җантимерова, Мамадыш районыннан 5 бала анасы Миләүшә Мөбәрәкшина, Актаныш районыннан 5 бала анасы Илиза Тимерова, Кайбыч районыннан 5 бала анасы Наталья Дунаева, Казаннан 6 бала анасы Ирина Ляпустина, Түбән Кама районыннан 5 бала анасы Диләрә Нурмиева, Әлки районыннан 7 бала анасы Светлана Удальцова бүләкләнде.
«Тантаналы чарага республиканың социаль-икътисадый үсешенә, мәдәни, рухи кыйммәтләрнең саклануына, үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүгә, гаилә институтын ныгытуга зур өлеш керткән хатын-кызлар, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучыларның аналары, хатыннары һәм туганнары чакырылган. Барлык кунакларның күпчелек өлеше муниципаль районнардан», – дип ачыклык кертә ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәге.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз