Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Рәисе: Көчле укытучы сыйфатлы белем бирә
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елга Дәүләт Советына еллык юлламасында педагог кадрлар әзерләү һәм укытучы абруен күтәрүнең әһәмиятен әйтте.
«Укытучысыз мәктәп – коры бина гына ул. Белем һәм тәрбия процессында педагогларның әһәмияте зур. Көчле укытучы сыйфатлы белем бирә. Аларның эш нәтиҗәсе – безнең яшьләрнең уңышлары», – диде.
Рөстәм Миңнеханов республика горурланырлык укучылар бүген залда булуын билгеләп үтте. Тимур Таҗиев һәм Михаил Краюшкин — Төрекмәнстанда математикадан халыкара олимпиадада алтын медальгә ия булучылар. Гыймран Абдуллин — информатикадан халыкара олимпиадалар җиңүчесе. Александра Ромашова Кытайда химиядән халыкара олимпиадада җиңү яулаган.
«Үз юнәлешләрегездә үсешегезне дәвам итегез! Сезнең башлангычларда һәрвакыт ярдәм итәрбез. Уңышлар!» – дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов республикада мәгариф учакларын төзү һәм төзекләндерү дәвам итүен әйтте. Быел 11 яңа мәктәп ачылган, 51 мәктәптә капиталь ремонт булган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз