Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Казанның Серов урамындагы төзекләндерелгән бульварда булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика көнендә Казанның Серов урамындагы төзекләндерелгән бульварның икенче чиратында булды. Ул үсешләрендә үзенчәлекләр булган һәм инвалидлыкка ия кешеләрнең ихтыяҗларын исәпкә алып проектланган. ТР Рәисен Казан мэры Илсур Метшин һәм «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина озатып йөрде.
Яңгыр явып торуга да карамастан, паркта кеше күп иде. Бирегә балалы гаиләләр, пенсионерлар, мөмкинлекләре чикле кешеләр килгән.
«Без бу проектны гамәлгә ашыру өчен зур тырышлык куйдык, шуңа күрә бирегә үз өемә кайткан кебек киләм. Монда бик уңайлы», - дип хәбәр итте ТР Иҗтимагый палатасының үтемле мохит буенча иҗтимагый эксперты Марат Кадыйров «Татар-информ» агентлыгына.
Төзекләндерелгән территория проекты Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең төбәк оешмасы, «Ярдәм» фонды вәкилләре һәм спорт үзәгендә шөгыльләнүче кешеләрнең теләкләрен исәпкә алып булдырылган.
Төзекләндерүнең өченче чираты тыныч ял мохите булдыруга юнәлдерелгән. Аңа урман зонасы, ишарәләр теле дәресләре өчен зона, буккросинг, җәмәгать бакчасы керә.
Дүртенче чират 2026 елга планлаштырылган. Сулыкның периметры буйлап агач түшәмә һәм күзәтү мәйданчыклары төзеләчәк. Сулыкта каскадлы инешләр барлыкка киләчәк. Велосипед юлы, сулык периметрын урап узып, Восход һәм Баруди урамнары киселешенә кадәр барып җитәр дип көтелә. Восход урамындагы җәяүлеләр кичүенә дә зур игътибар бирергә ниятлиләр. Баруди урамы ягыннан бульвар логотибы төшерелгән һәм кичке яктырткычлы эскәмия-стела урнаштырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз