news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Рәисе Казанның Киров районындагы «Вертолет» яшьләр үзәген карады

Татарстан Рәисе Казанның Киров районындагы «Вертолет» яшьләр үзәген карады
Фото: Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанның Киров районындагы «Вертолет» яшьләр үзәгендә булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үзәк бинасына капиталь ремонт ясалган. Биредә зур һәм кече спорт һәм концерт заллары, күп функцияле холлар, хореография белән шөгыльләнү залы, кибер-зал һәм башка урыннар булдырылган.

Рөстәм Миңнехановка яшьләр үзәгендә концерт-иҗат берләшмәләре (рок-клуб, джаз-клуб, вокаль студия), бию төркемнәре (заманча һәм милли хореография, сальса, бачата, зумба һ.б.), яшьләр театры, кибер киңлек (ИТ-коворкинг, киберспорт, график дизайн, программалаштыру, 3D-модельләштерү), яшьләр оешмалары эше оештырылачагы турында сөйләделәр. патриотик берләшмәләр (эзләнү төркемнәре һәм волонтерлык хәрәкәтләре булачак).

Моннан тыш, үзәккә килүчеләр өчен видео- һәм тавыш яздыру студияләре, спорт секцияләре, арт-студия бар. Үзәк эшенең аерым юнәлеше - районның яшь гаиләләре белән хезмәттәшлек итү һәм «Яшь әниләр клубы»н ачу.

news_right_1
news_right_2
news_bot