Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Казанда Таҗикстан Генераль прокуроры белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстан Генераль прокуроры Хәбибулло Вохидзода белән очрашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Казанда, Татарстан Хөкүмәте йортында узды.
Очрашуда Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан гадәттәгечә дустанә Россия-Таҗикстан мөнәсәбәтләре кысаларында Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирә. Товар әйләнеше күләме сизелерлек арта, Казан белән Таҗикстан шәһәрләре арасында даими авиаэлемтә гамәлгә ашырыла, мәдәният, фән һәм мәгариф өлкәләрендә багланышлар ныгый. Татарстан Рәисе Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмонга иң изге теләкләрен җиткерүне сорады, аңа Татарстан-Таҗикстан хезмәттәшлегенә игътибары һәм ярдәме өчен рәхмәт белдерде.
Хәбибулло Вохидзода БДБ илләре генераль прокурорлары координацион советының 36 нчы утырышында һәм ШОС әгъза-дәүләтләре генераль прокурорларының 24 нче утырышында катнашты. Ул чараларны оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте.
«Барысы да югары дәрәҗәдә узды, эш өчен уңайлы шартлар тудырылды. Казан – бик матур шәһәр. Кунакчыллыгыгыз өчен зур рәхмәт», – диде Таҗикстан Генераль прокуроры.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз