Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Казанда Россия компоненты базасын эшләүнең яңа үзәгендә булды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов «НАМИ» ФДУП филиалы – Казанда «Идея» технопаркы мәйданчыгында эшли башлаучы Россия компоненты базасын эшләү үзәгендә булдылар. Шулай ук яңа үзәкне карап йөрүдә Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин һәм башкалар катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Үзәк үзебезнең автомобиль сәнәгатен үстерү стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларында төзелггән. Аның эшчәнлеге критик әһәмиятле автокомпонентларны проектлауга, эшләүгә һәм производствога куюга, шулай ук инженерлык хезмәтләренең тулы спектрын күрсәтүгә юнәлдереләчәк: фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләрен уздырудан алып аларның җитештерүләрдәге нәтиҗәләрен кертүгә һәм автомобиль җыю заводларына серияле тәэмин итүгә кадәр.
Базаның Россия компонентын эшләү үзәге «НАМИ» ФДУП инфраструктурасының бер элементы булып тора һәм сынау полигоннарын һәм техник экспертиза лабораторияләрен дә кертеп, институтның гамәлдәге бүлекчәләре белән бәйләнештә эшләячәк.
«ИДЕЯ» ИПТ лабораториясе белән партнерлыкта, шулай ук Казан илкүләм тикшеренү технология университеты белән берлектә, яңа үзәк үз мөмкинлекләрен киңәйтте. Белгечләр технологик бурычларның киң спектры өлкәсендә гамәли эшләнмәләр башкарырга, импортны алмаштыру бурычларын үтәгәндә материалларның составын, структурасын һәм үзлекләрен тикшерергә, шулай ук заказ бирүченең конкрет бурычлары өчен тикшеренү методикаларын эшләргә әзер.
Анда вакытта Рөстәм Миңнеханов үзәкнең инфраструктурасы белән танышты, шул исәптән автомобильнең электр системаларын сынау лабораториясе һәм инженерлык анализы лабораториясе белән дә. Шулай ук республика Рәисенә үсеш планнары, шул исәптән электромагнит ярашучанлык лабораториясен һәм автомобиль компонентларын верификацияләү һәм валидацияләү сынаулары лабораториясен эшләтеп җибәрү турында сөйләделәр.
«Идея» технопаркы мәйданчыгында Россия компонентлар базасын эшләүнең яңа фәнни-тикшеренү үзәген булдыруга юнәлдерелгән өч яклы килешүгә 2025 елның февралендә кул куелган. Проект Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм РОСНАНО компаниясе арасында кооперациядә гамәлгә ашырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз