Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Рәисе Казан медицина университетының беренче курс студентларын сәламләде
Бүген Казан дәүләт медицина университетында Белем көненә багышланган бәйрәм чарасы узды, анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Ул килүгә үк Казан дәүләт медицина университеты әләмен күтәрү тантанасы булды.
«Сез Россиянең иң борынгы һәм абруйлы медицина уку йортларының берсендә укырга керешәсез. Якындагы елларда сезгә гаять катлаулы, әмма шул ук вакытта игелекле һәм кирәкле табиб һөнәрен үзләштерергә туры киләчәк. Тәҗрибәле укытучылар һәм остазлар җитәкчелегендә сез барлык кыенлыкларны җиңәрсез һәм үзен кешеләргә хезмәт итүгә багышлаучыларга кушылырсыз. Бу юлда беренче мөһим адымны сез ясадыгыз инде», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе, мондый чараларда катнашып, республиканың Россиянең әйдәп баручы белем бирү үзәкләренең берсе булуына ышануын белдерде.
«Бездә якынча 150 мең студент укый, шул исәптән 22 мең чит ил гражданы. Республиканың бөтен дөнья яшьләрен җәлеп итү полюсы булуы закончалыклы», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз